Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ольга Иванова, Татарстан Республикасында дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева һәм район башлыгы Камил Нугаев катнашында Иске Рәҗәп авылында халык җыены уздырылды.
Җыенда авыл җирлеге башкарма комитетының ярты еллык эшенә йомгак ясалды. Җыенда шулай ук Чәчәкле, Урта Йорткүл, Кузнечиха авылларында яшәүчеләр дә катнашты. Җирлек башлыгы Мансур Нугаев алты ай эчендә башкарылган конкрет эшләр турында сөйләде, ел азагына кадәр тагын ниләр эшләргә кирәклеген әйтеп үтте. Җирлек башлыгының чыгышында билгеләп үтелгәнчә, авыл зиратын төзекләндерү буенча зур эшләр үтәлгән. Аерым алганда,
зиратның тирә-ягы сыйфатлы материал белән тотып алынган, кечерәк йорт төзелгән. Моннан тыш, Сабан туе уздыру өчен яңа урын тиешле тәртипкә китерелгән һәм төзекләндерелгән, 5 кечкенә буа буылган. Җыенда ассызыклап үтелгәнчә, боларның барысы да үзара салым акчасына эшләнгән.
Бүген җирлек алдында торган мөһим бурычларның берсе – авыл урамнарындагы юлларны яхшырту. Бу мәсьәлә буенча “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчелеге белән дә алдан сөйләшү булган. Әмма җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, юллар төзү шактый кыйммәткә төшә. Мәсәлән, 100 метрга вак таш җәю өчен 300 мең сум кирәк. Моның кадәр акчаны каян алырга? Форсаттан файдаланып, ул Иске Рәҗәп авылы халкын үзара салым акчасын җыюга җитди карарга чакырды.
Район башлыгы Камил Нугаев районда соңгы елларда булган үзгәрешләр турында сөйләде. Алар бик күп. Шулар белән бергә, район җитәкчесе кичектергесез мәсьәләләр, борчыган проблемаларны да читләтеп үтмәде.
Республика Дәүләт Советы депутаты Ольга Иванова, социаль сәясәт комитеты әгъзасы буларак, үз чыгышында бу юнәлештәге бурычларның ничек хәл ителүенә тукталды. Татарстанда, мәсәлән, физкультура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бары быел гына да республикада 431 спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Кризиска да карамастан, республикада 30 программа уңышлы эшли, бездә җитештерелгән продукциягә илнең башка төбәкләрендә дә сорау һәрвакыт зур.
Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы белән бәйле проблемаларны кузгатты, халыкны авыл хуҗалыгы продукциясен күбрәк җитештерергә чакырды. Бу фикер Гөлнара Сергеева белән җирле крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Хәмидуллин чыгышында да чагылыш тапты.
Җыенда җирле ветеран оешмасының отчеты хупланды, оешманың җитәкчесе итеп яңадан Флера Хәйретдинова сайланды.
Форсаттан файдаланып, авыл кешеләре районның төрле оешма һәм ведомство җитәкчеләренә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Сорауларның күбесенә шунда ук тиешле җавап та бирелде. Аеруча актуаль яңгыраш тапканнарын район башлыгы үз контроленә алды.