Киләчәккә йөз тотып

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Өченче көн Болгар музей-тыюлыгында үткән хезмәт коллективы җыелышында узган яртыеллыкка нәтиҗә ясадылар. Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, район башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Коллектив алдында отчет доклады белән музей-тыюлык директоры Фәргат Мөхәммәтов чыгыш ясады. Ул коллективта Татарстанның мәдәни һәм тарихи мирасын саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру буенча эш, “Мәдәни мирас – утрау-шәһәр Свияжск һәм борынгы Болгар” проектының тормышка ашырылуы, борынгы шәһәр урынында археологик эзләнүләр дәвам ителүен, архитектура һәйкәлләренә реставрация ясалуын билгеләп үтте. Музей-тыюлыкта үткәрелгән чараларның иң зур әһәмияткә ия булганнары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан Изге Болгар җыенын, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашуында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күренеш группасы утырышын һәм башкаларны билгеләп үтәргә мөмкин.

Агымдагы ел башыннан музей-тыюлыкта 270 меңнән артык кеше булган, бу узган елның шул ук чорыннан 60 мең кешегә күбрәк. Ял көннәрендә музей-тыюлык 4,5 меңнән алып 5 меңгә кадәр турист кабул итә. Агымдагы елның май аеннан борынгы Болгарга 19 теплоход туктады, сезон ахырына кадәр тагын 15 теплоход килер дип көтелә. Туристлар өчен сигез махсус маршрут эшләнгән, турист фирмалары белән өстәмә килешүләр төзелә.

Туристларга хезмәт күрсәтүне камилләштерү өчен музей-тыюлык коллективы киләчәктә дә кулдан килгәнне эшләргә әзер. 

Район башлыгы соңгы биш елда районда башкарылган эшләр турында сөйләде, урып-җыюның барышы белән таныштырды. Хәзерге вакытта бик кызу булганга күрә эшләргә авыр булса да, язын югары уңыш алу өчен барлык шартлар булды. Районда бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 29 центнер тәшкил итә, аерым басуларда ул гектарыннан 60 центнерга кадәр җитә. Юрий Семушкин, Александр Планин, башка хуҗалыклар югары күрсәткечләргә ирешәләр. Терлекчелек тармагы да үсә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда гаилә фермалары төзелә, җирле фермерлар җитештерелгән продукция арта.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, олы юл гына түгел, авыл юллары да төзелә, шулай ук кайбер авыл урамнары тәртипкә китерелә. Бөек Ватан сугышы ветераннары, Болгар авылыннан, авария хәлендәге һәм тузган торактан күченүчеләр өчен йортлар төзелә, спорт объектлары аякка бастырыла, Рабига күле төзекләндерелә, музей-тыюлык танымаслык булып үзгәрде. Болар барысы да зур үзгәрешләргә дәлил булып тора. 

2020 елга кадәр үсеш стратегиясе һәм республика программалары – “Доступная среда”, сәламәтлек саклау, эшмәкәрлекне үстерү буенча чаралар тормышка ашырыла. 

РФ Дәүләт Думасы депутаты авыл хуҗалыгы үсеше һәм аның киләчәктәге перспективалары турында сөйләде, импортны алыштыру, сөт сатып алу, яңа уңыш икмәгенә бәяләргә тукталып үтте. Ул билгеләп үткәнчә, ашлыкка һәм кибет киштәләрендә ипигә бәяләр узган ел дәрәҗәсендә калсын өчен барлык мөмкинлекләр бар. Бездә үскән ашлык фуражга гына яраклы, дигән фикер йөри. Айрат Хәйруллин сүзләре буенча, бу тамырдан дөрес түгел: Татарстан, шул исәптән Спас районы кырларында үстерелгән ашлыкның 92 проценты ипи пешерергә яраклы. Авыл хезмәтчәннәренең түбән хезмәт хакларына да кагылып үттеләр.

– Бу хәлне тамырдан үзгәртергә кирәк, – диде Айрат Нәҗип улы. – Монда барысы да бәйләнгән: яшьләр хезмәт хакының аз булуы аркасында авылдан китә, авылда калучылар бик аз, шуңа күрә демографик хәл дә шәптән түгел. Элек-электән авыл җирендә балалар күбрәк туган. Шәһәр гаиләләре гадәттә бер бала белән чикләнсә, авылларда кимендә өчәр бала үстерәләр. Киләчәктә ничә буын буласын санап чыгару авыр түгел...

Очрашу ахырында РФ Дәүләт Думасы депутаты тамашачылар сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International