Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстан Республикасы мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбриклим!
Узган чәршәмбедә Татар Такталы авылында яңа Мәдәният йорты ачылды.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Авыл кешеләр бу көнне түземсезлек белән көтеп алды. Шуңа күрә бәйрәмгә олысы да, кечесе дә теләп килгән. Совет чорында төзелгән клуб яраксыз хәлгә килгәч, авыл тормышында әһәмиятле роль уйнаучы мәдәният учагы итеп җирле мәктәпнең элеккеге бинасын яраклаштырганнар. Әмма күпме генә үзгәртсәң дә, иске әйберне яңартып булмый. Өстәвенә, бинаның авыл читендәге калкулыкта урнашуы да билгеле бер уңайсызлыклар китереп чыгарган. Менә, ниһаять, Такталы авылы кешеләренә дә бәхет елмайды: республиканың “Авыл клублары” максатчан программасы нигезендә, заманча Мәдәният йорты төзелде.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен – Республика Көнен быел егерме алтынчы тапкыр билгеләп үтәбез.
Татарстанның хәзерге тарихы шушы зур вакыйгадан башланып китте, ул хезмәт сөюче, күпмилләтле Россиянең һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре саклаган барлык татарстанлыларны берләштерде.
Районда соңгы вакытта мөгезле эре терлекне бәрдерү очраклары ешаеп китте.
2012 елның октябреннән Татарстан Республикасы медицина оешмаларында иминләштерелгән затлар мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә торган иминият медицина оешмалары вәкилләре (Пациент хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр) эшләп килә. Алар үз эшчәнлекләрен гражданнарның кайсы иминият оешмасында иминләштерелүләренә бәйсез рәвештә гамәлгә ашыра.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.
Үткән шимбә көнне районда спортның ишек алды төрләренә багышланган чаралар булып үтте. Мәсәлән, Гордеев урамындагы яңа төзелешләр микрорайонында баскетбол, волейбол, мини-футбол белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыгы ачылды. Тантаналы өлештән соң “Татарстан командасы” җәмәгать инициативасын тормышка ашыру кысаларында, биредә стрит-бол матчы үткәрелде, анда егетләр һәм кызлардан торган өчәр команда катнашты.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
2003-2004 елда туган футболчылар Чистайда үткән кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары арасында республика беренчелегенең икенче этабында икенче урынны алдылар.