Районда соңгы вакытта мөгезле эре терлекне бәрдерү очраклары ешаеп китте.
Мәсәлән, шундый бер очрак күптән түгел Гусиха авылын янында, икенчесе Аграмак авылы тирәсендә була. Ике очракта да машина йөртүчеләр хуҗасыз йөргән мөгезле эре терлеккә килеп бәрелгәннәр, малларга да, кешеләргә дә бернинди зыян килмәгән, ә менә автомобильләргә шактый чыгымлы ремонт кирәк булачак. Иясез малның хуҗалары табылса, ремонт өчен аларга үз кесәләреннән түләргә туры киләчәк.