Билгеле булганча, төп күрсәткечләр буенча Татарстан әйдәп баручы төбәкләр арасына керә. Мәсәлән, тулаем региональ продукт күләме буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында 6нчы, авыл хуҗалыгы производствосына инвестицияләр күләме буенча – 4нче, җитештерү һәм төзелеш буенча 5нче урынны били.
30 августта, Республика көнендә, Татарстанда tatar. домен зонасында беренче яңалыклар сайты эшли башлады. tatar-inform.tatar адресы буенча “Татар-информ” Мәгълүмат агентлыгының татар телендәге тексты урын алды. Элек ул доменда рус телендә барды һәм татарчага тәрҗемә ителде.
Бу фикер чәршәмбе көнне Полянка авыл җирлегендә узган авыл җыенында катнашучыларның чыгышында да кат-кат яңгырады. Җыенда алты ай эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә яңа планнар билгеләнде.
Бу фикер чәршәмбе көнне Полянка авыл җирлегендә узган авыл җыенында катнашучыларның чыгышында да кат-кат яңгырады. Җыенда алты ай эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә яңа планнар билгеләнде.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.
Бүген Спас муниципаль районының башлыгы төзелеш мәйданчыкларын карап утте. Тикшерү барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды барышын үткәрелә торган эшләрнең һәм үтәү технологияләр төзү.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
3 сентябрьдә террорлыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә.
Россиядә бу истәлекле дата 2005 елда булдырылды. Ул Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Ул чакта боевиклар шәһәрдәге бер мәктәпкә бәреп керделәр. Теракт нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше һәлак булды. Шуларның 150дән артыгы – балалар.
Без үз бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре турында онытмаска тиеш. Бу көнне район мәктәпләрендә террорлыкка каршы темага багышланган чаралар уздыру күздә тотыла.
Үткән җомга көнне Кимда авыл көнен бәйрәм иттеләр.
Аңа кадәр авыл җыенында агымдагы елның алты аенда башкарма комитетның нинди эшләр башкаруын тикшерделәр. Республика программасы буенча Кимда авылның ике урамына һәм Тукайда бер урамга вак таш җәелгән. Моннан тыш, бу поселокта һәм Тракторныйда яңа электр линияләре сузылган, баганалар алыштырылган, энергияне экономияли торган яктырткычлар куелган. Кыскасы, авыл халкының тормышын уңайлырак итү өчен өчен шактый эшләр башкарыла. Кимлыларны котлап, район башлыгы Камил Нугаев һәм “Авангард” агрофирмасы җитәкчесе Владимир Швецов шул хакта әйтеп үттеләр.
Кичә район мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп кыңгырау чыңлады.
Классларда беренче дәресләр узды. Кемдер укуын дәвам итсә, кемнәрдер серле белем иленә яңа гына сәяхәткә кузгалды, ягъни беренче класска укырга керде. Уку программасын үзләштерү өчен никадәр көч, түземлек һәм сабырлык таләп ителә. Әйе, кулга белем турында аттестат алып чыкканчыга кадәр күп тырышырга, зур сынаулар аша үтәргә туры киләчәк. Тантаналы мәктәп линейкаларында укытучыларга, балаларның әти–әниләренә дә уңышлар гына юлдаш булуын теләделәр.