Болгарның яшь футболчылары икенче урынны алдылар

2016 елның 19 августы, җомга

2003-2004 елда туган футболчылар Чистайда үткән кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары арасында республика беренчелегенең икенче этабында икенче урынны алдылар.

Чистай командасы беренче матчта безнең команданы җиңеп, алга чыктылар. Безнең егетләр җиңү өчен ахырга кадәр көрәштеләр. Икенче очрашуда алар 2:1 исәбе белән Аксубай футболчыларын җиңделәр (тупларны Максим Мельников кертте), ә өченче матчта Нурлат футболчыларын белән уенны тигез исәб белән тәмамладылар (Кирилл Королев туп кертте).

Районның берәштерелгән командасы өчен шулай ук Антон Рачков, Данил Мамонов, Егор Золин, Александр Князев, Кәрим Нугаев, Константин Баскаков, Денис Пеньков, Максим Малышкин, Ярослав Петров, Рауль Нәфыйков һәм Эмиль Сабирҗанов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International