Республика судлары үз продукциясен “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары – Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлек төркеме җитәкчесе, Эчке эшләр хезмәте подполковнигы Евгений Лазутин егерме елдан артык Эчке эшләр органнарында эшли.
Полиция хезмәткәрләре “Үлем турында кая сатуларын хәбәр ит” Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабында катнашчак, ул 14 ноябрьдән 25енә кадәр үтә.
Акция наркотик матдәләр әйләнеше тармагында җинаятьләрне, хокук бозуларны булдырмый калу максатында үткәрелә. Аның кысаларында балигъ булмаганнар һәм яшьләр күпләп җыела торган урыннарда контроль көчәйтелә, Интернет челтәре сайтларына мониторинг ясала.
Акциядә наркотиклар сатылуга бәйле мәгълүматы булган һәр кеше дә катнаша ала. Моның өчен тәүлек буе эшли торган ышаныч телефоннары: 3–00–18 (Спас районы буенча Эчке эшләр бүлеге дежур часте) һәм 8(843)291–20–02 (Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы) буенча чылтыратырга кирәк.
7 ноябрь көнне шәһәрнең үзәк мәйданында, Ленин һәйкәле янында, Октябрь революциясенең 99 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.
Анда җирле бүлек коммунистлары, шулай ук ветераннар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, яшьләр катнашты.
Бүген район башкарма комитеты 2017 елга һәм 2018-2019 елларның пландагы чорына район бюджеты проектын тикшерү өчен район Советына тапшырды.
Шәһәрдә тузган торакта яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү өчен махсус төзелә торган күпфатирлы өч йортны төзү эшләре тәмамланып килә.
Бу эшләр адреслы республика программасы кысаларында алып барыла, иске йортлар урынында яңа, заманча һәм уңайлы йортлар төзелә. Аерым алганда, 12 һәм 36 фатирлы ике өч катлы йорт Вахитов урамында, тагын бер 18 фатирлысы – Пионер урамында урнашкан. Инде берсенең түбәсен генә ябасы калган, һәр йортка коммуникацияләр үткәрелгән.
Болгар музей-тыюлыгында туристлар компаниясе вәкилләре булып китте. Бу визит ТР туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә оештырылган реклама-мәгълүмат туры кысаларында үткәрелде.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.
Никольск Мәдәният йортында егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге үтте. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
Ярышларда биш команда: Никольск мәктәбеннән – ике, 1нче Болгар мәктәбе, Полянка урта мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумыннан берәр команда катнашты.