Акциянең икенче этабы башлана

2016 елның 11 ноябре, җомга

Полиция хезмәткәрләре “Үлем турында кая сатуларын хәбәр ит” Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабында катнашчак, ул 14 ноябрьдән 25енә кадәр үтә.

 

Акция наркотик матдәләр әйләнеше тармагында җинаятьләрне, хокук бозуларны булдырмый калу максатында үткәрелә. Аның кысаларында балигъ булмаганнар һәм яшьләр күпләп җыела торган урыннарда контроль көчәйтелә, Интернет челтәре сайтларына мониторинг ясала.

 

Акциядә наркотиклар сатылуга бәйле мәгълүматы булган һәр кеше дә катнаша ала. Моның өчен тәүлек буе эшли торган ышаныч телефоннары: 3–00–18 (Спас районы буенча Эчке эшләр бүлеге дежур часте) һәм 8(843)291–20–02 (Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы) буенча чылтыратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International