– Без бу эшләрне җирле бюджет бүлеп биргән акчаларга алдарак башлап җибәрдек, – ди мастер Александр Лихачев, – җирләр катырганчы бу эшләрне ерып чыгарга кирәк иде. Әлеге оешмада инде егерме елдан артык эшләүче экскаваторчы Рәүф Габдуллин, слесарь Сергей Мынов һәм башкаларның тырышлыгын аерым билгеләп үтәргә кирәк.