Телеоператорлар борынгы Болгарда

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Болгар музей-тыюлыгында туристлар компаниясе вәкилләре булып китте. Бу визит ТР туризм буенча Дәүләт комитеты  ярдәмендә оештырылган реклама-мәгълүмат туры кысаларында үткәрелде.

 

Кунаклар борынгы шәһәрнең тарихи урыннары белән танышып чыктылар. Бу исә киләчәктә алар белән элемтәләр урнаштырырга, туристлар санын бермә-бер арттырырга ышаныч уята.

 

Шул ук көннәрдә БГИАМЗда “Места силы” тапшыруын төшерүче ТВ3 телеканалы операторлары килеп, булачак эфир өчен тиешле материаллар төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International