Шәһәрдәге үзәк урамнарның берсе булган Вахитов урамында ике яңа йорт төзелә башлады. Заманча йортлар тузган торактан күчерү программасы буенча бер-берсеннән ерак түгел, иске агач йортлар урынында төзелә.
Гасырлар уза, чорлар алмашына, әмма мәхәббәт, матурлык идеалы чагылыш тапкан гүзәл хатын-кыз образы үзгәрешсез кала, диелә Президентның котлавында.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район Мәдәният йортында үзешчән артистлар әзерләгән “Яз – мәхәббәт чоры” дигән чара булды.
Спас районының бер төркем хатын-кызларын Казанга, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы очрашуга чакырдылар.
Тармак технологияләре техникумының III курс студенты Агапи Маргарян Юныс Әхмәтҗановның туган көне уңаеннан уздырылган Халыкара кулинарлар конкурс-фестивалендә катнашып 1 дәрәҗәле дипломга лаек булды.
Кайчандыр Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең агрономия факультетын тәмамлаган безнең якташыбыз Михаил Воронов истәлегенә биредә күптән түгел тантаналы шартларда мемориаль такта ачылды.
Ул монда Ким урта мәктәбен тәмамлагач, 1995 елда укырга керә һәм 2000 елда уңышлы тәмамлый, диплом эшен “отлично”га яза. Егет максатчан, намуслы һәм бик тырыш була. Студент елларында Михаил яхшы укый, спорт белән дә актив шөгыльләнә. 1998-1999 елда ул Россиянең тхэквондо буенча чемпионатында иң яхшы биш спортчы арасына керә.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.