Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район Мәдәният йортында үзешчән артистлар әзерләгән “Яз – мәхәббәт чоры” дигән чара булды.
Чарада җырчылар, биючеләр һәм төрле әкият геройлары катнашты. Аеруча Николай Сафроновның музыкаль бүләге онытылмас тәэсирләр калдырды.
Бәйрәм концертына килгән хатын-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин җылы котлады.
Бу көннәрдә бәйрәм концертлары шулай ук авыл Мәдәният йортлары һәм клубларында да булды (мәгълүматлар белән безнең сайттан таныша аласыз).