Тармак технологияләре техникумы укытучысы Наталия Рачкова Түбән Камада үткән белем бирү оешмаларының укыту һәм класстан тыш эшчәнлеге буенча методик эшләнмәләр Бөтенроссия конкурсының призеры исемен алды.
“Без бик кирәкле эш башкарабыз. Табыннарыбызны иписез күз алдына да китереп булмый, ипи – иң кирәкле ризык. Никадәр хезмәт куеп һәм тир түгеп үстерелгән ипекәйнең бәясе бөтен нәрсәдән дә кыйммәтрәк...” – шәхси эшмәкәр пекарнясында эшләүче Эльвира Нәфыйкованың бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел.
“Без бик кирәкле эш башкарабыз. Табыннарыбызны иписез күз алдына да китереп булмый, ипи – иң кирәкле ризык. Никадәр хезмәт куеп һәм тир түгеп үстерелгән ипекәйнең бәясе бөтен нәрсәдән дә кыйммәтрәк...” – шәхси эшмәкәр пекарнясында эшләүче Эльвира Нәфыйкованың бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел.
Суд приставларының Спас бүлеге һәм ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре катнашында уздырылган рейд барышында закон бозуның кайбер очраклары ачыкланды.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда күчмә киңәшмә уздырды.
Анда “Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев катнашты.
Казан 8 мартта Россиянең 5 топ популяр шәһәрләренә кергән. Рейтинг 8 мартта һәм аннан соңгы ял көннәрендә ял итү һәм сәяхәтләргә бару өчен Россиядә һәм дөньяда отельләргә бронь алу буенча OneTwoTrip онлайн-сервисы нигезендә төзелгән. Татарстан башкаласында бәйрәм көннәрендә кунакханәдә бер номер тәүлегенә уртача 3200 сум тирәсендә торачак.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Киңәшмә
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.
Рамазан белән Рәмзия Таҗиевларның кулга-кул тотынып тормыш юлыннан бергә атлый башлауларына егерме биш елдан арткан. Бу вакыт эчендә уңган гаилә күпләрнең хөрмәтен казанган.
Шәһәрдәге үзәк урамнарның берсе булган Вахитов урамында ике яңа йорт төзелә башлады. Заманча йортлар тузган торактан күчерү программасы буенча бер-берсеннән ерак түгел, иске агач йортлар урынында төзелә.
Төзелешнең подрядчысы – “Строй-комплект” ҖЧҖ фирмасы, эшләрне Арча һәм Нократ Аланыннан килгән эшчеләр башкара.