Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Биологик ресурслардан нәтиҗәле файдалану – утырышта тикшерелгән төп мәсьәлә булды.
Комиссиянең даими әгъзаларыннан башка, утырыш эшендә авыл җирлеге башлыклары, хокук саклау органы хезмәткәрләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Төп мәсьәлә буенча балык тоту һәм аны эшкәртү белән шөгыльләнгән шәхси эшмәкәр Анатолий Подгорнов чыгыш ясады. Ул әзер продукцияне сатуда кыенлыклар булуы турында әйтте. Дөрес, кайбер җирле эшмәкәрләр балык продукциясен үз кибетләрендә сата башлаган, ләкин бу гына аз, шуңа күрә аны эре сәүдә үзәкләренә озату турында сөйләшүләр алып барыла.
Иң мөһиме, бу эштә законнарны үтәргә кирәк. Аерым алганда, балык тоту квотасы, отчет бирү һәм бергә эшләү турында килешүләр төзелергә тиеш.
Район прокуроры Дамир Яфизов һәм полиция начальнигы урынбасары Николай Усов балык тотуда закон бозулар, уылдык чәчү чорына эшләнгән чаралар турында сөйләделәр.
Район контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов Татарстан Республикасы Хисап палатасы үткәргән тикшерү йомгаклары турында аңлатып үтте. Кимчелекләрнең кайберләре инде бетерелгән.
Милек һәм җир палатасы рәисе Равил Галәветдинов үз учреждениесенең эше турында сөйләде. Нигездә ул файдаланылмаган җирләрне кире алу, арендага алган участоклар, авыл хуҗалыгы җирләренә кагылган мәсьәләләргә тукталды.
Утырыш эшенә комиссия рәисе, район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады. Ул бу юнәлештә тагын да ныграк эш алып барылачак, диде.