Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк һәр табынның торсын түрендә...
2017 елның 15 марты, чәршәмбе
“Без бик кирәкле эш башкарабыз. Табыннарыбызны иписез күз алдына да китереп булмый, ипи – иң кирәкле ризык. Никадәр хезмәт куеп һәм тир түгеп үстерелгән ипекәйнең бәясе бөтен нәрсәдән дә кыйммәтрәк...” – шәхси эшмәкәр пекарнясында эшләүче Эльвира Нәфыйкованың бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел.
Марина ЗАЙЦЕВА
Пекарняда эшли башлавына әле нибары ике ел гына булса да, Эльвира инде үзен производствода яхшы яктан танытырга өлгергән. Тырыш, тәртипле, җаваплы булуы белән аерылып тора. Аларны гадәттә коллективның терәге һәм ышанычы, дип атыйлар. Ул чыннан да шулай. Түземле, сабыр, йомшак характерлы Эльвира тиз арада теләсә кем белән уртак тел таба белә. Шуның өчен предприятие җитәкчелеге һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен казанган. Бу сыйфатлар аңа эштә беренче көннәрдән үк үзен бары тик яхшы яктан гына танытырга ярдәм иткән.
Хатын-кызга камыр изү, камырдан ризык пешерүнең кыенлыгы юк. Әмма өйдә гаилә өчен пирог пешерү – бер нәрсә булса, производствода, ягъни, пекарняда күпләп ипи пешерү – бөтенләй икенче нәрсә. Шәһәрдәге һөнәр лицееның пешекче-кондитерлар бүлеген тәмамлаган Эльвирага дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшерергә һәм күп нәрсәләргә яңадан өйрәнергә туры килгән. Баштарак цех бригадиры Светлана Казакова белән производство мөдире Любовь Михайловна Горшунованың булышлыгын күп тойган. Яңа эшкә тырышып, чын күңелдән керешкәнгә күрә, Эльвира производстводагы күп процессларны җиңел үзләштергән.
Предприятиегә яңа килүчеләрнең барысы да диярлек җаваплы участок – камыр басу цехы аша үтә. Биредә алар үзенчә бер сынау уза. Шуннан соң гына мөстәкыйль рәвештә ипи, батон һәм башка камыр ризыкларын формага салып пешерү мөмкинлеге бирелә. Шунысын әйтергә кирәк, тәүлегенә ипи пешерүчеләр сменасы биш меңләп төрле ризык пешерә. Соңгы ике елда ассортимент яңа төр икмәк-булка әйберләре белән тулыландырылган. “Подсолнух” күмәченең рецептын, мәсәлән, Эльвира тәкъдим иткән. Бу рецепт белән кулинария осталыгы китабыннан танышкан. Башта эксперимент рәвешендә бары тик бер генә күмәч пешереп караганнар. Аннары зур булмаган бер партия пешергәннәр. Шуннан соң “Подсолнух” күмәчләрен күпләп җитештерә башлаганнар. Халык аны яратып ала.
Пекарняда бары тик натураль продуктлар гына кулланалар. Он, эремчек, көнбагыш мае үзебездә җитештерелгән. Йомырка, мәк, конфитюр, повидло да үзебезнеке. Кондитер ризыклары өчен буяуларның бары тик табигый чималдан әзерләнгәне генә кулланыла. Предприятиедә мастика белән бизәлгән продуктларны чыгарудан бөтенләй баш тартканнар. Чөнки күпләр бу чималга шикләнеп карый, аның тәме дә әллә ни мактанырлык түгел.
Эльвираның бары тик үзе генә яратып пешерә торган камыр ризыклары да бар. Эремчектән пешерелгән бриоши белән ватрушка – әнә шундыйлардан. Халык бу ризыкны теләп ала, чөнки алар күңел җылысы белән әзерләнгән.
Пекарня коллективының эше җиңел дип әйтеп булмый. Операцияләрнең күпчелеге механикалаштырылган, әмма камырны формага салу, бизәү, мичләргә, аннары лотокларга бүлү – боларның барысы да кул көче белән башкарыла. Эшчеләр сменаны тулысынча аяк өстендә үткәрә. Бәйрәмнәр якынлашканда заказлар саны арта, шуңа күрә эш тә күбәя. Дөрес, пекарняда хезмәт хакын да әйбәт түлиләр. Кайбер айларда, мәсәлән, егерме меңгә кадәр чыга. Биредә бөтен шартлар тудырылган, иң мөһиме – җылы һәм якты. Пекарня коллективы тырыш һәм тату, ди Эльвира. Кирәк чакта, бер–берләренә ярдәмгә килергә әзер торалар. Тырышып эшлиләр дә, күңелле итеп ял да итә беләләр пекарня хезмәткәрләре.
Алар гаиләсендә ике ул үсеп килә. Рауль мәктәптә укый, Данис балалар бакчасына йөри. Гаилә шәхси йортта яши, кош-корт асрыйлар, бакчаларында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр. Шуңа күрә Эльвираның буш вакыты калмый. Һәр иртә саен балаларын мәктәпкә озата, аннары яраткан эшенә ашыга.
... Тирә-як урамнарга пекарнядан чыккан тәмле ис таралган. Бу исне башка бер ис белән дә бутап булмый. Димәк, мичтән яңа гына пешерелгән ипи чыгарганнар. Дөньяда тир түгеп үстерелгән ипидән дә тәмле һәм кадерлерәк ризык юктыр ул...
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
«Рус әкиятләре дөньясы» музыкаль-әдәби композициясе
«Рус әкиятләре дөньясы» музыкаль-әдәби композициясе
Автомобиль юллары буйлап транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында
Автомобиль юллары буйлап транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында
Консультация - 2026 елның 18 апреленнән 18 сәгатькә кадәр метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Консультация - 2026 елның 18 апреленнән 18 сәгатькә кадәр метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
“Олимп” спорт мәктәбеннән яшь спортчылар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
“Олимп” спорт мәктәбеннән яшь спортчылар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз