Тармак технологияләре техникумы укытучысы Наталия Рачкова Түбән Камада үткән белем бирү оешмаларының укыту һәм класстан тыш эшчәнлеге буенча методик эшләнмәләр Бөтенроссия конкурсының призеры исемен алды.
Ул жюри игътибарына “Әзер программалар һәм интерактив такта мөмкинлекләрен кулланып, дәрес үткәрүнең методик эшләнмәсе” номинациясендә үзенең эшен тәкъдим итте. Шул ук темага булган йөз егерме эш арасында ул үзен яхшы яктан күрсәтеп, икенче урынга чыкты.
Аңа диплом тапшырдылар.