ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

Пионерлар оешмасы барлыкка килүгә 95 ел тулу уңаеннан, кичә районның үзәк мәйданында җәмәгать оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнары слеты булды.

Слет делегатларын пионер хәрәкәте ветераннары Мәмдүдә Бикбулатова, Татьяна Бурумова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина сәламләде. Алар барысы да пионер хәрәкәтенең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр, укучыларга яхшы укуларын, тормышта максатларына ирешүләрен һәм игелекле кешеләр булып үсүләрен теләделәр.

 

Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунакларга пионер хәрәкәтенең барлыкка килү тарихы, аның лидерлары турында сөйләделәр. Слет делегатлары алдында мөрәҗәгать белән Татарстан варислары берлегенең кече республика советы вәкиле Карина Давтян чыгыш ясады. Икенче урта мәктәп укучылары делегатлар алдында концерт куйдылар. Аннары балалар паркында укучылар өчен “Тарих битләре буенча” уены оештырылды. Слет бәйрәм табыны янында тәмамланды.


20
май, 2017 ел
шимбә

Болгар ислам академиясе дини тәгълиматчылар үзәге булырга тиеш. Болай булачагына шик юк, моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Изге Болгар җыенында белдерде.


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу Республика фондының башкаручы директоры Ларионова Т.П. белән берлектә Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск шәһәр-утравы" проектын тормышка ашыруда объектларның әзерлеге буенча киңәшмә уздырды.


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Шәһәрнең 2нче урта мәктәбе  сигезенче класс укучысы Полина  Рыбакова “Мин – мастер!” республика конкурсы призеры булды.

Ул  балалар хәрәкәте республика форумы кысаларында, пионер оешмасының  95 еллыгына багышланды. Спас районы командасына шулай ук 7 класс укучысы Аркадий Абрамов (җитәкчесе – технология укытучысы Ольга Выжленкова) керде.

 

Конкурста катнашучылар  теоретик һәм практик биремнәрне үтәделәр технология буенча үзләренең  иҗади проектларын якладылар,  осталыкларын камилләштерделәр. 

Болгар санаторий интернат-мәктәбе укучылары Мария Аринина белән Екатерина Идамкина “Казан университеты йолдызлар кабыза” иншалар конкурсының “Университетны тәмамлаучылар” номинациясендә финалист булдылар.

Җиңү бәйрәме алдыннан Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгының Өчкүл бүлеге игенчеләре сабан культуралары чәчүне тәмамладылар.


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы, Спас райондагы язгы кыр эшләренен барышын карап йөреп чыкты.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгын төзекләндерү буенча киңәшмә үткәрде.

Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы изге Болгар жиены чарасын уткэрер өчен әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International