Шәһәрнең 2нче урта мәктәбе сигезенче класс укучысы Полина Рыбакова “Мин – мастер!” республика конкурсы призеры булды.
Ул балалар хәрәкәте республика форумы кысаларында, пионер оешмасының 95 еллыгына багышланды. Спас районы командасына шулай ук 7 класс укучысы Аркадий Абрамов (җитәкчесе – технология укытучысы Ольга Выжленкова) керде.
Конкурста катнашучылар теоретик һәм практик биремнәрне үтәделәр технология буенча үзләренең иҗади проектларын якладылар, осталыкларын камилләштерделәр.