Пионерлар оешмасы барлыкка килүгә 95 ел тулу уңаеннан, кичә районның үзәк мәйданында җәмәгать оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнары слеты булды.
Слет делегатларын пионер хәрәкәте ветераннары Мәмдүдә Бикбулатова, Татьяна Бурумова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина сәламләде. Алар барысы да пионер хәрәкәтенең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр, укучыларга яхшы укуларын, тормышта максатларына ирешүләрен һәм игелекле кешеләр булып үсүләрен теләделәр.
Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунакларга пионер хәрәкәтенең барлыкка килү тарихы, аның лидерлары турында сөйләделәр. Слет делегатлары алдында мөрәҗәгать белән Татарстан варислары берлегенең кече республика советы вәкиле Карина Давтян чыгыш ясады. Икенче урта мәктәп укучылары делегатлар алдында концерт куйдылар. Аннары балалар паркында укучылар өчен “Тарих битләре буенча” уены оештырылды. Слет бәйрәм табыны янында тәмамланды.