Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.
Бүген Спас муниципаль районы башлыгы белән берлектә, Владимир Швецов районындагы язгы кыр эшләренең барышын карап уздылар.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән “Al Rayah” турист компаниясе делегациясе Болгар музей-тыюлыгында булып китте.
Мәшгульлек үзәге җәйге чорда сиксән укучыны вакытлыча эшкә урнаштырырга җыена.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.
Бүген Спас муниципаль районында "Республика Татарстан" газетасы вәкилләре булдылар. Алар почта булегенең башкарылган язылу оешмасын эшләп чыккан өчен иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр, башкарылган эш өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Кичә районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бирделәр.
Быел безнең районда 53 укучы урта мәктәпне, 208 укучы тугызынчы классны тәмамлый. Унберенче класс укучылары арасында 5 кеше бик яхшы билгеләренә генә укып, медальгә өмет итә, алар барысы да шәһәр мәктәпләреннән. 3 укучы – 2нче шәһәр мәктәбеннән, 2 укучы 1нче урта мәктәптән.
Бүген Спас муниципаль районың Башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше буенча өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту Татарстан Республикасы территориясендә Советы утырышында катнашты. Шул Киңәшмәне үткәрде Премьер-министры урынбасары В. Г. Шайхразиев.
Дүшәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданында өлкән класс укучыларын һәм тармак технологияләре техникумы студентларын тантаналы рәвештә хәрби уенга озаттылар.
2017 елның 31 маенда Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов халыкны һәм юридик затларны кабул итә.
Кабул итү Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты тикшерү идарәсе белән бергә алып барылачак.
Кабул итү Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19нчы йорт адресы буенча үткәрелә.
Теләгән кеше 2017 елның 22 маеннан 26 маена кадәр сәгать 9дан 16 сәгатькә кадәр языла ала. Телефон: (843) 221-80-36.