Спас районында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнә

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта бөртекле культуралар  барлык мәйданнарның 84 процентында җыеп алынган.  Бөртеклеләр  райондагы 56 хуҗалыкның 44еннән җыеп алынган.

Арыш, арпа һәм борчак чәчелгән мәйданнар бушап калган.  Игенчеләр  сабан бодае һәм карабодай җыярга керештеләр.  Барлыгы 108237 тонна ашлык суктырылган, һәр гектардан уртача уңыш 33,8 центнер булган.

 

Урып-җыю эшләре белән бергә көзге культуралар чәчү бара. Хәзерге вакытта барлыгы 15600 гектар чәчелгән, яки заданиянең 70 проценты  үтәлгән. Чәчүнең уңай  вакыты үтеп бара, шуңа күрә бу эшләрнең темпларын арттырырга кирәк.

 

Хуҗалыкларда туңга сөрү эшләрен дә тизләтергә кирәк. Туфрак эшкәртү 7300 гектарда башкарылган, бу гомуми күләмнең 15 проценты гына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International