Җыештырылган урамнар матурая 08.09.2017 09:21 | Яңалыклар

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Безгә төрле шәһәрләрдән, өлкә һәм республикалардан, илләрдән кунаклар күп килә. Шунысы куанычлы, алардан шәһәребез матур һәм чиста, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әлбәттә инде, монда “Эко сервис” җәмгыяте компаниясенең тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Оешма эшенең перспективалары турында генераль директор урынбасары Марат МИҢНЕХАНОВ сөйли.

– Без Спас районында әле күптән түгел генә эшли башладык, безнең эшчәнлек нәтиҗәсе инде күренә дә башлады. Без, мәсәлән, Болгарда заманча 200 контейнер куйдык. Алар бик җайлы, атмосферага да уңай тәэсир итә. Безнең киләчәк бурыч бай тарихлы төбәкне тагын да чиста һәм матуррак итүдән гыйбарәт. Бу максаттан чыгып, без үз эшчәнлегебезгә кайбер үзгәрешләр кертергә булдык. Алар нидән гыйбарәт?

 

Моңарчы шәһәрдә чүп-чар, калдык-постык җыю урыннары бик күп иде. Хәзер алар урынына контейнерлар урнаштыру өчен 45 махсус мәйданчык булдырылачак. Һәркайсында 3–4 пластик евро-контейнер, пластик шешәләр җыю өчен тимердән эшләнгән челтәр һәм зуррак күләмдәге чүп-чарны, шул исәптән бәрәңге сабагын, бакчалардан чыгарылган төрле үсемлек калдыкларын чыгарып түгү өчен кузовлы бункер торачак. Мәйданчык территориясенең тирә-ягы тотып алына, чүп-чар көненә ике тапкыр – иртән һәм кичен (эшне ике сменада оештыруны планлаштырабыз) яки ничек җыелуга карап җыелып алыначак.

Эшне мондый режимда оештыру турындагы карар шәһәр һәм район башкарма комитетлары вәкилләрен кертеп төзелгән махсус комиссия утырышында кабул ителде.

 

Мондый мәйданчыклар инде булдырыла да башлады. Беренчесе, мәсәлән, Нагаев урамы һәм Профсоюз тыкрыгы кисешкән чатта куелачак.

Чүп-чарны кайсы йортта яшәүчеләргә нинди контейнерга чыгарып түгәргә кирәклеге турындагы мәгълүмат кешеләргә махсус стендлар ярдәмендә җиткереләчәк.

Бу уңайдан шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, әлеге кертеләчәк яңалыкка җитди карауларын, йорт территориясендә җыелган тирес, башка чүп-чарны иске мәйданчыкларга түгел, ә яңа булдырылган махсус урыннарга чыгарып түгүләрен үтенәбез. Без боларның барысын да шәһәрне төзекләндерү, урамнарны чиста тоту, тирә-як мохитка, димәк, кеше сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен эшлибез. Уртак тырышлык белән куелган максатка ирешә алырбыз, дип уйлыйм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International