Исәнлек теләделәр

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Болгар шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Екатерина Скрипачёва үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны бәйрәме белән котларга район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәткәрләре, элеккеге хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары килде.

 

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәкләр тапшырдылар.

 

Ветеранга тырыш хезмәте, тормышта сабыр, нык булуы өчен ихластан олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм сәламәтлек,  тыныч, имин тормыш теләделәр.

Екатерина Петровнаның яшьлек еллары  авыр сугыш чорына туры килә. Биш балалы гаиләдә ул беренче ярдәмче була, сигез класс тәмамлауга эшли башлый. Аңа төрле урыннарда хезмәт куярга туры килә: башта заготовкалар буенча уполномоченный, аннары Мәдәният йортында кассир, егерме елга якын почтада кадрлар бүлегендә эшли. Кирәге чыкканда хат ташучыларны да алыштыра, башка эшләрне дә башкара. Ышанып тапшырган һәр эшенә җаваплы каравы  һәм кешеләргә ярдәмчел булуы өчен аны хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр.

 

Тормыш иптәше Евгений Антонович белән кырык ел бергә гомер итәләр, кыз һәм ул үстереп, аларга белем бирәләр. Ни кызганыч, ире инде вафат булган. Шулай да бернинди тормыш сынауларына карамастан, Екатерина Петровна һәрвакыттагыча сабыр холыклы, түзем һәм шат күңелле булып калган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International