Балалар думасы активистлары – үз проектлары турында

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Район башлыгы Камил Нугаев һәм кайбер ведомство җитәкчеләре балалар думасы активистлары белән очраштылар.

Очрашу барышында сентябрь ахырында үткән яшь гражданнар форумында кабул ителгән резолюцияне тормышка ашыру тикшерелде. Укучылар һәр юнәлеш буенча идеяләрне аңлаттылар, җитәкчеләрне балалар оешмасы активы инициативасы белән үткәрелә торган муниципаль конкурслар буенча положение проектлары белән таныштырдылар.

 

Район башлыгы активистларның инициативасын хуплады һәм барлык кызыксынган оешмаларга тәкъдим ителгән проектларны тормышка ашыруда мөмкин булганча ярдәм итәргә кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International