Татар телен – балалар бакчасыннан

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Кимның “Малыш” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү педагогларының семинары булды. Чарада татар телен өйрәнүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында педагогик технологияләр куллану мәсьәләсе тикшерелде.

Тәрбиячеләр төрле яшьтәге балалар йөргән группада татар теле дәресендә булдылар, балаларга татар (рус) телен өйрәтү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Сүз шулай ук заманча мультимедиа ресурсларыннан файдалану, дәресләр өчен тиешле шартлар тудыру, балаларда татар телендә аралшу күнекмәләрен булдыру, ата-аналар белән эшләү, сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану һәм башкалар турында барды.

 

Шәһәрнең “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе Лиана Шаһиәхмәтова татар телен өйрәнүнең алдынгы технологияләрен кулланып мастер-класс үткәрде. Семинарга мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Светлана Никитина йомгак ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International