ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2017 ел
җомга

Балалар Иҗат йорты каршындагы сәламәтлеге чикле балалар өчен “Маячок” берләшмәсе инде егерме елдан артык эшләп килә. Оешманың тормышы, бүгенге көне турында Балалар иҗат йорты директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Юлия Симанова сөйли:

Казанда Кан хезмәтенең X Бөтенроссия форумы ачылды.

 Бүген Казанда Кан хезмәтенең X Бөтенроссия форумы уза. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән белгечләр 2017 елда тармакта гамәлгә ашырылган чараларга йомгак ясый. Утырышта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.

Оешма хуҗалары уңайлы шартларны үзләре тудырырга һәм җаваплылыкны үз өсләренә алырга тиеш, диде министр Эльмира Зарипова.

“Уңай тирәлек” программасы нигезендә, Татарстанда 800 объект инвалидларга яраклаштырып эшләнгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да “Халыкара инвалидлар ункөнлеге”нә багышланган матбугат очрашуы вакытында билгеле булды.

Куйбышев сусаклагычында боз ката торган чорда быел күңелсез хәлләр булгалап тора. Һәвәскәр балыкчылар, үзләренең иминлегенә һәм сәламәтлегенә кул селтәп, көймә белән елга өстенә чыгуларын дәвам итәләр.


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бендөнья СПИДка каршы көрәш көне 1 декабрь көнне билгеләп үтелә. 

Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә.

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, Спас тармак технологияләре техникумы педагог-оештыручысы Егор Васильев күптән түгел генә Мәскәүдә узган “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистларының Бөтенроссия “Җиңүләргә әзер”  форумында катнашты. Бүген ул әлеге форумда алган тәэсирләре белән уртаклаша.

Чәршәмбе көнне Болгар ислам академиясендә беренче тапкыр Мөхәммәт Пәйгамбәребез (с.г.в) туган көнгә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме булды.

Юлларда – бозлавык, кайбер районнарда кар көртләре хасил булачак. Татарстан синоптиклары алдагы көннәрдә республика территориясендә һава шартлары һәм юллар торышы сизелерлек начараерга мөмкин, дип кисәтә.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Казанда электр утының бәясе - 5 процентка, салкын суның бер кубометры 4 процентка кадәр артачак. Татарстанда 2018 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы карары республика Хөкүмәте порталында дөнья күргән.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

1 декабрьдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.

Бу көнне, 9дан 16 сәгатькә кадәр барлык Татарстан Республикасында 8-800-100-26-27 линиясе буенча бушлай кайнар линия эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга айлык акчалата түләүләр, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм хезмәткә сәләтле булмаганнарны, инвалид балаларны һәм 1 группа инвалидларны карау буенча түләүләр мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International