Инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

1 декабрьдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.

Бу көнне, 9дан 16 сәгатькә кадәр барлык Татарстан Республикасында 8-800-100-26-27 линиясе буенча бушлай кайнар линия эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга айлык акчалата түләүләр, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм хезмәткә сәләтле булмаганнарны, инвалид балаларны һәм 1 группа инвалидларны карау буенча түләүләр мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрне Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлегенең кайнар линия телефоны 279-27-27 номеры буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9 дан 18 сәгатькәчә, җомга көнне 9 дан 16.45 сәгатькәчә эшли, төшке ашка тәнәфес 12 сәгатьтән 12.45 кә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш.  

РПФның кайнар линиясе: 8 800 302 2 302

РПФның ТР бүлеге элемтә үзәге: (843)279-27-2

Telegramда онлайн консультация: +7 (927)419-27-27,

Bot Telegram: telegram.me/PFRTATARbot

Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru

 www.vk.com/pfr_rt,

www.facebook.com/pfrrt,

www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571

telegram.me/opfr_rt

РПФның ТР бүлеге матбугат хезмәте: (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International