ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Кешелек дөньясы бик борынгыдан әнкәйләргә дан җырлаган. Баласы хакына теләсә ниди корбанга барырга әзер Ананы беркем белән дә алыштырып булмый. Табигать хатын-кызга Әни булу- кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазыйфа йөкләгән.  Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да, иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый.

Көек мәктәбе укучылары балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының “Сәйяр” республика фестивале зона турында лауреат исеменә лаек булдылар.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.

Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән татар егете. Ул хәзер Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында академик вокал өйрәнә.

Соңгы вакытларда интернет челтәрендә иминият таныклыгы һәм паспорт  мәгълүматлары нигезендә “шәхси иминият фондлары тарафыннан күчерелгән түләүләрне” тикшерергә тәкъдим ителгән сайтлар барлыкка килде.

Кайчан гына карасаң да, Болгарда яшәүче Елена Семенова гел балалары янәшәсендә. Ул аларның барысын  (икесен тәрбиягә алган) тигез дәрәҗәдә ярата.


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 01 октябрьдан медицина персоналының хезмәт хакы арттыру буенча мәгълумәт.

Президентның май указларын утәу буенча 01 октябрьдан табиб – белгечләрнең хезмәт хакы 8748 сумнан 11722 сумга кадәр кутәрелде. Урта медицина персоналының 7890 сумнан 8560 сумга артты. 2018 елның 1 январеннан тагында арттыру планлаштырыла.


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Район һәм шәһәр мәктәпләрендә, мәдәни учреждениеләрдә Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган чаралар үткәрелде.

 

Россия Төзелеш министрлыгы төбәкләрдә торак төзелешенә 20 млрд сум бүлеп биргән.

Татарстан киләсе елда һәм 2019-2020 елларда план чорына торак төзелешен үстерүгә 1,2 млрд сум алачак, дип яза “РИА Новости” Россия Төзелеш министрлыгы материалларына сылтама белән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International