Балалар Иҗат йорты каршындагы сәламәтлеге чикле балалар өчен “Маячок” берләшмәсе инде егерме елдан артык эшләп килә. Оешманың тормышы, бүгенге көне турында Балалар иҗат йорты директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Юлия Симанова сөйли:
–Сәламәтлекләре чикләнгән балаларның кешеләр арасына чыгып йөрергә мөмкинлекләре булмавы, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән тиешенчә аралаша алмаулары төп проблема булып тора. Ә бит мондый балалар арасында бик сәләтлеләре дә очрый, тик сәламәтлегенең шәптән булмавы аркасында алар бу мөмкинлекләрен вакытында ачыклый һәм үстерә алмыйлар.
Безнең шәһәрдә яшәүче сәламәт булмаган балаларның ихтыяҗларын тикшерү нәтиҗәсендә, аларның өстәмә белем бирү хезмәтләренә аеруча мохтаҗ икәнлеге билгеле булды. Нәкъ шушы максат белән 1996 елда ук Балалар иҗат йорты директоры Татьяна Смирнова инициативасы буенча хәзергә кадәр уңышлы гына эшләп килүче “Маячок” берләшмәсе ачылды да инде. Бу берләшмәгә төрле диагнозлы һәм авырулы балалар йөри (балалар церебраль параличы, Даун синдромы, үзәк нерв системасы авырулары һәм башкалар). Берләшмәдә белем бирү процессы Балалар иҗат йорты педсоветында расланган махсус программалар буенча оештырылган. Баланың сәламәтлегенә карап, дәресләр аның өенә килеп тә, безнең учреждение базасында да уздырыла. Балалар декоратив-гамәли сәнгать буенча күнекмәләр ала, компьютерда эшләргә өйрәнә, табигать белән таныша (әңгәмәләр, китаплар уку, клиплар, презентацияләр карау аша).
Тәрбия эше балаларның ихтыяҗларын, һәрберсендә булган сәләтләрен исәпкә алып эшләнгән, аларның иҗади, фикерләү сәләтен үстерүне күздә тоткан “Вместе весело шагать” методикасы буенча башкарыла. Бәйрәмнәр һәм күңел ачу-өйрәтү уеннарында катнашу, күргәзмәләргә, экскурсияләргә һәм походларга йөрү балаларга яшьтәшләре белән танышырга, аралашырга мөмкинлек бирә. Мондый алымнар балаларны психологик яктан савыктырырга, аларның аралашу сәләтләрен ачарга ярдәм итә.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, әти-әниләр ягыннан ярдәм тоеп эшләү икеләтә җиңелрәк. Аларның күбесе баласын бәхетле итү өчен күп нәрсә эшләргә әзер, ә без, үз чиратыбызда, аларны төрле чараларга җәлеп итәргә тырышабыз, баланың үсеше, характеры, тәртибе үзенчәлекләре белән кызыксынабыз.
Уртак тырышлык белән, балалар актив тормыш алып бара, төрле конкурсларда, чараларда катнаша, ә инвалидлар ункөнлеге алдыннан бездә балалар эшләреннән “Без барысын булдырабыз!” дигән күргәзмә оештырыла.
2010 елдан бирле “Маячок” берләшмәсе ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү буенча “НАЗ” региональ иҗтимагый хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итә. Аның җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова чакыруы буенча безнең балалар берничә тапкыр Казанда булып кайттылар, “Добрые волшебники” акциясендә, Яңа ел бәйрәмнәрендә катнаштылар, зоопаркта, “Әкият” курчак театры спектаклендә булдылар. Берничә тапкырлар хәйрия фонды “Маячок” балалары өчен кием-салым бирде, бер балага – компьютер, ә берләшмәгә файдалану өчен махсус “Атлант” костюмы бүләк итте.
Берләшмәгә йөрүче балаларның уңышлары әти-әниләрнең һәм укытучыларның тырышлыгы турында сөйли. Киләчәктә дә “Маячок” аралашырга, яңа һөнәрләргә өйрәнергә, бернигә карамыйча, алга барырга теләгән балаларне берләштерер дип ышанасы килә.