Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү берләшмәсендә шөгыльләнүче Артур Хәмидуллин балалар иҗатының “Минем әни – иң яхшысы!” республика рәсем конкурсында җиңүче булды.
Шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең өченче класс укучысы әнисе турында презентация әзерләгән.
Крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Александр Планин “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек – 2017” конкурсында җиңүчеләрнең берсе дип табылды. Ул “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә билгеләп үтелде.
2017 елда республика торак пунктларының 373 урамында юлларга таш түшәлде
27 декабрьдә коткаручылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Коткаручы һөнәре – дөньяда иң авыр һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе.
Балалар иҗат йортыннан сәламәтлеге чикле балалар Казанга барып, театрда “Яңа ел уенчыкларының серләре” дигән спектакль карадылар.
Аннары күңел ачу әкият геройлары һәм Яңа ел персонажлары җыелган бәйрәм чыршысы янында дәвам итте. Тамаша ахырында һәр балага бүләк тапшырдылар.
Атлар урлау нияте белән җинаять кылган ике кеше тиешле җәзаны алды.
Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин хәбәр итүенчә, агымдагы елның май аенда бу ике кеше үзара килешеп җинаятьчел планны тормышка ашырырга уйлаган. Максатларына ирешү өчен алар тай көтүе йөргән урынга килгәннәр. Шунда җинаятьчеләрнең берсе ау мылтыгыннан төбәп ике тапкыр аткан һәм ике тайны үтергән. Әмма башлаган “эшне” тәмамлап чыга алмаганнар: тайларны эшкәртә башлагач, җинаять урынында тотылудан куркып качып киткәннәр.
Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең яшь спортчысы Роман Кузнецов беренче тапкыр баскетбол буенча мәртәбәле халыкара турнирда катнашты. Бәйгедә Россиянең танылу алган яшүсмер командалары көч сынашты.
Балымерда яшәүче Юлия Чекалина буш вакытын файдалы да, мавыктыргыч та итеп уздыра белә. Тегүдән калган тукыма кисәкләрен, пыяла шешәләрне һәм башка нәрсәләрне ул күз явын алырлык сәнгать әсәрләренә әверелдерә.
Республика суды уздыра торган социаль-мәдәни чараларны әзерләүдә һәм оештыруда ярдәм күрсәткәне һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне өчен Спас муниципаль районы башлыгы Камил Әсгат улы Нугаевка Татарстан Республикасы Югары Судының Рәхмәт хаты тапшырылды.
22 декабрьдә энергетика тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Безнең көнкүреш тормышыбызны бүгенге көндә төрле электр приборларыннан һәм җайланмаларыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Шуңа күрә электр энергиясен халыкка тоткарлыксыз бирү Спас районы электр челтәрләренең төп бурычы булып тора. Оешмада эшләүче бригадир Леонид Федоров та моны бик яхшы аңлап эш итә. Леонид Геннадьевичтан тыш, бригада составына тагын өч электромонтер керә. Алар кулланучыларны электр линияләренә тоташтыру һәм өзү, автоматлар, изоляторлар алыштыру, җиде йөз километрдан артык сузылган шәһәр һәм район электр линияләренә хезмәт күрсәтү белән мәшгуль.