Узган җомгада Никольск авылында капиталь ремонттан соң Бизнә елгасы аша салынган дүрт торыклы күперне ачу тантанасы булды.
Инде хәбәр ителгәнчә, Евразиянең кечкенә шәһәрләре арасында халыкара активлык рейтингында Болгар шәһәре өченче урынга лаек булды. Район башлыгы Камил Нугаевка җиңүче дипломын Кытайда тапшырдылар. Әлеге сәфәрдән алган тәэсирләре белән дә ул бик теләп уртаклашты.
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде.
Табиб Галина Журавлеваның хезмәт юлы балалар һәм медицина белән бәйле: район үзәк хастаханәсендә ул педиатр булып егерме елдан артык эшләгән.
18 катлы йортта барлыгы 340 фатир исәпләнә.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүген Казанның “Салават күпере” торак комплексында төзелгән тагын бер йорт кулланышка тапшырылды. Биредәге йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелә.
Шул ук вакыт эчендә Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2010–2017 елларда Татарстан Республикасында 2 мең километрга якын автомобиль юллары һәм 33 күпер төзелгән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Моннан тыш, шул ук вакытта Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән.
Болгар музей-тыюлыгының Кузнечиха филиалында тарихны яратучы мәктәп балалары өчен “Шиһабетдин Мәрҗәни – татар милләтенең горурлыгы” дигән темага семинар узды.
Үзәк китапханәдә пенсионерлар өчен «Алтын көз» клубы эшли башлады.
Ул ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының җирле бүлеге берлеге инициативасы буенча һәм китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән оештырылды.
Аны оештыручылар пенсионерларны районның җәмәгать тормышында актив катнашырга, үзләренең көчләренә, тәҗрибәләренә таянып эш итәргә чакыра. Клуб аларга җәмгыятьтә актив булырга, иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, рухи потенциалларын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Тормыш күрсәткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын чыгу очраклары аеруча еш очрый. Аларның күпчелеге куркынычсызлык кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәмәү аркасында килеп чыга. Фаҗигаләрне ничек булдырмый калу, профилактика чаралары турында безгә Әлки һәм Спас районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Сергей Деманов сөйли:
Шәһәрдә яшәүче Анна Романовага шушы көннәрдә туксан биш яшь тулды. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынын еллар картайтса да, күңеле әле һаман да яшь.