Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү берләшмәсендә шөгыльләнүче Артур Хәмидуллин балалар иҗатының “Минем әни – иң яхшысы!” республика рәсем конкурсында җиңүче булды.
Шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең өченче класс укучысы әнисе турында презентация әзерләгән.
Әлбәттә инде, укучының ирешкән уңышында Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Ирина Ковальчукның да өлеше зур. Шунысын да әйтергә кирәк, ул “Татарстан Республикасында өстәмә белем бирү системасын үстерү перспективалары һәм ресурслары – 2017” республика методик эшләнмәләр конкурсында призлы урынны алды.