ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара.

 

(Казан, “Татар-информ”, Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә ремонт эшләре бара. Моннан тыш, әлеге объектлар төрле кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде.

 

 

“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Спас участогы җитәкчесе итеп Александр Николаевич Земсков билгеләнде.
Александр Земсков моңарчы шушы ук участокта асфальт җәю мастеры булып эшләгән.

Арабызда сугыш чоры кыенлыкларын кичергән кешеләр аз түгел. Аларның ул еллар турында сөйләгәннәрен тыңлап торасың да, ничек барысына да түзделәр, кайдан көч, сабырлык алдылар икән, дип гаҗәпләнеп куясың. Ямбакты авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мансур ага Җиһаншинның да тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Шушы көннәрдә генә ул туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Пособиены Балтач районы Сизнер авылыннан яшь әни Юлия Тарасова алды.

(Балтач, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиене тапшырдылар.

Сүзем — һәвәскәр шагыйрь Рөстәм Таҗиев турында.


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Без барыбыз да бәйрәмнәрне түземсезлек белән көтеп алабыз. Шулар арасыннан иң күңеллесе – Яңа ел тантаналары. Күптәнге гадәт буенча, иске елны зурлап, туган-тумачалар, дуслар белән бергә бәйрәм табыны артында озатып, изге теләкләр тели-тели Яңа елга керәбез. Ә менә кайбер һөнәр ияләренә бәйрәмне эш урынында каршыларга туры килә.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды. 

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев К.А. район оешма җитәкчеләре катнашында киләсе атнада узачак чаралар буенча атналык киңәшмә уздырды.


7
гыйнвар, 2018 ел
якшәмбе

Болгарда яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Зинаида Афанасьева әнә шулай ди. Әле шушы көннәрдә генә ул үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ирина ТЕЛИЦЫНА


3
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Яӊа ел бәйрәмнәренә Болгар музей-тыюлыгы «Үткәннәр белән кышкы очрашулар» театральләштерелгән тамаша әзерләде, дип хәбәр итә мәгълүмат хезмәте. Махсус бәйрәм программасы 3, 4 һәм 6 нчы январь көннәрендә күрсәтеләчәк. Музейныӊ һәр объекты көн саен ачык булачак. Яӊа ел чыршысы янында үзәк мәйданда Истәлек билгесе янында кунакларны тарихи персонажлар каршылаячак: Хан, Ханбикә, Петр I и Екатерина II. «Үткәннәргә сәяхәткә» барлык килүчеләрне иӊ мөхтәрәм хакимнәрнеӊ берсе каршы алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International