ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

Республика беренчелекләрендә катнашып, тренер Владимир Борюшкин шәкертләре яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
1нче урта мәктәп укучысы Раил Сәгыйров, 100 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясап, Алабуга шәһәрендә 1999-2001 елда туган егет-кызлар арасында уздырылган дзюдо буенча республика беренчелегендә көмеш призер булды. 100 килограммнан артык авырлыкта чыгыш ясаучы техникум вәкиле Сергей Мизин да икенче урынны алды.

Антоновка мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Анастасия Шәмсетдинова үз проекты белән “Безнең Татарстан” VIII республика яшьләр форумы кысаларында уздырылган “Татарстан – коррупциясез территория” тематик мәйданчыкның этабында катнашты.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Тыл хезмәтчәннәре – Тукайдан Таһирә Сабирҗанова, Ярдәмнән Борһан Гайнетдинов һәм Болгардан Анна Туркина шушы көннәрдә үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Республикада балаларга экологик белем бирүне популярлаштыру, табигый мираска сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелгән “Мин һәм Кызыл китап” конкурсында Болгар санаторий мәктәп-интернаты укучысы Екатерина Алкина җиңүче исемен алды.

Өчкүл авылында чиркәү тырышлыгы белән балалар өчен спорт-күңел ачу чарасы оештырылды.
Чиста күлдә ясалган катокта бу көнне йөздән артык кеше җыелды. Кунакларга хоккей буенча ярышларда, эстафетада һәм башка бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим иттеләр. Теләге булган кеше снегоходларга тагылган махсус арбаларда, җигүле атларда, атка атланып йөри алды.
 
Ахырда барысын да кайнар чәй һәм көлгә күмеп пешергән бәрәңге белән сыйладылар.

Билгесез мошенниклар шәһәрдә яшәүче бер ханымны хезмәт хакыннан мәхрүм иткәннәр.
Сигез мең сум акчаны аның банк картасыннан урлаганнар. Бу терминал аша балансны тикшергәндә ачыкланган. Соңрак картадан акчаны кәрәзле телефон ярдәмендә урлаулары билгеле булган. Хезмәт хакы килә торган картаның кәрәзле телефон номерына бәйләнгән булуы да мошенникларга ярдәм иткән. Шулай итеп, бу очрактан алар үзләренә файда ясаганнар.

Бу көннәрдә Болгар шәһәр башкарма комитетының эшчеләр бригадасы ташуга каршы чаралар үткәрү белән мәшгуль.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Чистай шәһәрендәге “Чистай” мәдәни-күңел ачу үзәге базасында сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен республика марафонының IIIнче этабы үтте. Анда безнең район вәкилләре дә катнашты.

1 апрельдән агымдагы елның икенче яртыеллыгына көндәлек басмаларга вакытыннан алда язылу башланып китте.
Газета укучыларның сөенеченә, безнең басмага бәяләр элеккеге дәрәҗәдә диярлек калды.

Кемеровода булган фаҗига Спас районы халкын нык тетрәтте. Бу шәһәр бездән бик еракта булса да, күңелебез белән без зур югалтуларга дучар булган гаиләләр белән. Безнең район халкы бу фаҗига турында ниләр уйлый икән?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International