ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү тармагының иң яхшы хезмәткәре” республика һөнәри осталык конкурсының дипломына лаек булды.


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү тармагының иң яхшы хезмәткәре” республика һөнәри осталык конкурсының дипломына лаек булды.

Язның изге эшләр атнасы барышында өлкәннәр һәм инвалидлар йортында шәһәрдән күп кунаклар булып китте.


25
март, 2018 ел
якшәмбе

Чистай шәһәрендә үткән “Созвездие-Йолдызлык-2018” эстрада сәнгате ачык  телевизион республика фестиваленең зона этабында катнашып, безнең яшь артистларыбыз ике беренче урын, бер икенче урын һәм бер өченче урынны яуладылар.


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әле күптән түгел генә зурлап язның көтеп алынган беренче бәйрәмен билгеләп үттек. Барча әниләрне, әбиләрне, сөекле хатын-кызларны, апа-сеңелләрне яз бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрне ирештердек, бүләкләр тапшырдык. Күпне күргән ветеран хатын-кызлар да игътибар үзәгендә булды.

Татарстан Президенты 42нче сайлау участогында тавыш бирде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында – Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде.

Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алды һәм кабиналарга керде. Дөрес, анда озак тормадылар. Берничә секундтан соң һәркайсы тутырылган бланкларны үтә күренмәле урнага салды.


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Минтимер Шәймиевне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, “ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе “ ДКИ директоры Марат Айзатуллин, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов озата йөрде.

 

Илдә тынычлык булсын, иминлектә, муллыкта, бердәмлектә яшәргә язсын, диде мөфти.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанның Ботаника урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Татарстан Премьер-министры гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президенты сайлауда катнашты.

Песошин гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде.

Халык бу эшкә җаваплы карый, катнашу күрсәткече югары булыр, дип әйтте Парламент Рәисе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International