Иминлек һәм тынычлык теләделәр

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Тыл хезмәтчәннәре – Тукайдан Таһирә Сабирҗанова, Ярдәмнән Борһан Гайнетдинов һәм Болгардан Анна Туркина шушы көннәрдә үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Аларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, район ветеран оешмалары рәисе Татьяна Бурумова, җирле хакимият, социаль яклау бүлеге вәкилләре һәм туганнары җылы котлады.
 
Таһирә Әхәт кызына, Борһан Гарәфи улына һәм Анна Михайловнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, район башлыгы исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар. Ветераннарга озак еллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, имин көннәр, якыннарының җан җылысын тоеп, тыныч картлыкта яшәүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International