Язылу кампаниясе башланып китте

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

1 апрельдән агымдагы елның икенче яртыеллыгына көндәлек басмаларга вакытыннан алда язылу башланып китте.

Газета укучыларның сөенеченә, безнең басмага бәяләр элеккеге дәрәҗәдә диярлек калды.

 

Шулай итеп, почта аша яздырганда, сезгә “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) басмасының ярты еллык комплекты 672 сумга төшәчәк (беренче яртыеллыкка бәя 660 сум иде). Оешмалар өчен бу сумма 762 сум тәшкил итәчәк. Ә газетаны редакция, район хастаханәсе, 1нче мәктәп, техникумда урнашкан альтернатив язылу пунктлары аша алдыручылар өчен язылу бәясе 450 сум булачак. Тик бу очракта сезгә газетаны альтернатив пунктлардан үзегезгә килеп алырга кирәк булачак.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күпләр вакытыннан алда язылып калу мөмкинлегеннән файдаланып өлгерде инде, чөнки әлегә газетага беренче яртыеллык бәяләре буенча язылырга мөмкин. Моның өчен тагын берничә көн вакыт бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International