Булдырасыз, нәниләр!

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

“Солнышко” балалар бакчасы командасы “Здоровячки – 2018” спорт ярышларында җиңде. Ярышларны шәһәрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында оештырдылар.
Бәйге командаларның сәламләве белән башланды. Аннары яшь спортчылар туп, кыршау һәм башка гимнастика снарядлары белән күнегүләр ясаганда осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, төрле эстафеталарда ярыштылар. Командага җиңү китерү өчен һәр бала хәленнән килгән кадәр тырышты. Аларга җыр һәм биюләр башкарып, ярдәм итү төркеме дә көч өстәп торды.
 
Нәтиҗәдә икенче урынга “Антошка” балалар бакчасы командасы лаек булды. Өченче урынны “Родничок” һәм “Колосок” вәкилләре бүлеште.
 
Конкурста катнашучыларга Мактау грамоталары, символик медальләр һәм истәлек призлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International