Республикада 100дән артык патруль бригадасы урманнарны тәртипкә китерү белән мәшгуль.
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында, урманнарны тәртипкә китерү, чистарту буенча эш алып барыла. Бүген Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, урманчылык хезмәткәрләре катнашында рейдларның берсе Матюшино урманында үткәрелде. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.