Үзәк китапханә абонементында Александр Солженицынның юбилее хөрмәтенә “Ялган буенча яшәмәскә” дигән күргәзмә ачылды.
Исән булса, 11 декабрьдә совет язучысы, тарихчы һәм сәясәт эшлеклесенә йөз яшь тулган булыр иде.
Александр Солженицынны бөтен дөньяда беләләр. Нобель премиясе лауреаты, танылган фикер иясе ХХ гасыр тарихына үзенең бик күп эшләре белән кереп калды.
Александр Солженицынның ил әдәбиятына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Шуңа күрә Россия Президенты Владимир Путин 2018 елда язучының юбилеен билгеләп үтү турында Указ чыгарды.
Күргәзмәнең “Гомер юллары буйлап” бүлеге Солженицынның биографиясенә багышланган, “Эпоха елъязмачысы” бүлеге исә язучының әдәби әсәрләре турында сөйли. Күргәзмә белән теләге булган һәр кеше дә таныша ала.