“Артек”, сине мәңге онытмабыз...

2018 елның 21 декабре, җомга

Өч көн дәвамында беренче урта мәктәпнең берничә укучысы Халыкара “Артек” лагерендагы “Булачак командирлар мәктәбе” XIII профильле сменасында ял итте.

Бүген алар шушы сәяхәт турындагы хатирәләре белән уртаклашалар.

Ирина Телицына

Бу сменага Россиянең төрле төбәкләреннән йөз иллегә якын юнармияче җыелды. Татарстан делегациясе составына шәһәрдәге беренче мәктәпнең биш укучысы – сигезенче класстан Юлия Пелагеина, Ангелина Бедова һәм тугызынчы класстан Анна Захарова, Владимир Тарасов, Вадим Марянин керде.

“Юнармия” Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте җирле бүлегенең мәктәп отряды кураторы Ирина Кислова билгеләп үтүенчә, бу егет-кызлар отрядка беренчеләрдән булып кергәннәр.

– Алар хәрәкәт оештырган барлык эшләрдә дә актив катнашалар, – ди ул. – Шәһәрдә генә түгел, бөтен район буенча уздырыла торган хезмәт десантларында, митингларда, концертларда һәрвакыт башлап йөриләр. Әҗмәрдә Гражданнар сугышы корбаннарын күмүдә дә катнаштылар. Шулай итеп, файдалы эшләре җитәрлек бу егет-кызларның...

Укучыларны “Артекка” кадәр “Юнармия” җирле бүлегенең элеккеге штаб җитәкчесе Илһам Мидхәтов озатып барган. Яшьләрнең күбесе Кара диңгезгә беренче генә тапкыр барганга күрә, аларга барысы да, шул  исәптән самолетта очу да, мавыктыргыч сәяхәт кебек тоелган. Үзләре яшәргә тиеш “Речной” лагерына да бик тиз барып җиткәннәр. 

Лагерьда егетләр – бер, кызлар исә төрле отрядларга эләгә. “Артек” Халыкара балалар үзәге составына кергән җиде лагерьның һәрберсендә форма аерым төстә була. Укучыларга шунда ук “Речной” лагерында киеп йөри торган зәңгәр төсле форма бирәләр. Өч атна дәвамында һәр артекчы лагерьдагы тәртипкә буйсынып яшәргә тиеш була. Бу кагыйдәләр арасына лагерьда бары тик формадан (күлмәк, чалбар, куртка, баш киеме) гына йөрү шарты да, башка таләпләр дә керә. 

 – Лагерьда чакта бер генә минут та буш тормадык дисәм, бер дә ялгыш булмас, – дип сөйли Анна Захарова. – Тәмле итеп иртәнге ашны ашаганнан соң, уку корпусларына дәресләргә бардык. Мәсәлән, миңа аеруча әдәбият, инглиз теле дәресләре ошады. Биология дәресләрендә исә махсус Ялтага, Никита ботаник бакчасына йөрдек. Анда мәгърур кедрлар, пальмалар, кипарислар, бездә үсми торган башка бик күп агачлар бар. Бөтен җир шау чәчәктә, аеруча розаларның хуш исе сокландыра. 

– Миңа тарих дәресләре бик ошады, – дип дәвам итә Юлия Пелагеина. – Илебезнең көньягында иң матур шәһәрләрнең берсе – герой-шәһәр Севастопольгә экскурсия аеруча истә калырлык булды. Россия императорларының элеккеге резиденциясе булган Массандра һәм Ливадия сарайларының гүзәллеге барыбызны таң калдырды...

Дәресләр беткәннән соң, сменада ял итүчеләр өчен профильле дәресләр башлана. Күбесенчә алар саф белән йөрергә өйрәнүдән тора. Лагерь сменасы ачылу һәм ябылу тантанасы, спорт, музыка, иҗади бәйгеләр турында да юнармиячеләр соклануын яшерә алмыйча, бер-берсен бүлдереп сөйләделәр. Вожатыйларын, тәрбиячеләрне, алар белән бергә сменада ял иткән яшьтәшләрен дә бары тик җылы хисләр белән искә алалар. Лагерьда юнармиячеләр Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яңа дуслар тапканнар һәм хәзер Санкт-Петербург, Мәскәү, Кавказда яшәүче яшьтәшләре белән рәхәтләнеп аралашалар. 

Шунысын да әйтергә кирәк, лагерьда ял итү чорында юнармиячеләребез портфолиоларын шактый гына дипломнар, грамоталар, сертификатлар белән баетканнар. Ә иң мөһиме – алар Артекта булган укучыларга гына бирелә торган шәхси китапларга ия булганнар.

Гомерендә бер тапкыр гына булса да шушы лагерьда булып кайтырга хыялланмаган укучы юктыр ул. Ә шәһәребездә яшәүче биш юнармияче өчен хыял чынбарлыкка әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International