“Ак халатлы фәрештәләр” профориентация акциясе кысаларында шәһәрдәге урта мәктәпләрнең өлкән классларында белем алучылар һәм кадет мәктәбе укучылары район үзәк хастаханәсендә булдылар.
Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең тугызынчы класс укучысы Ләйсән Әхмәтвәлиева белән сигезенче класстан Анна Беляева технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призлы урыннарны алдылар.
Шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен үзәк һәм ил төбәкләренең уртак эше кирәк, дип билгеләп үтте Россия Президенты.
Россия Президенты Владимир Путинга Казанда яңартылган “Мәскәү " мәдәни-спорт үзәген тәкъдим иттеләр. Ил башлыгы хореография залын, гамәли сәнгать күргәзмәсен һәм үзәкнең башка бүлмәләрен карап чыкты. Әлеге чара Россия Президентының Татарстанга эш сәфәре барышында узды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К. А. Нугаев район Советы һәм Башкарма комитеты активы белән киңәшмә үткәрде.
2019 елның 1 нче февралендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгына багышланган чара үткəрелде
Пенсия алды яшенә җитү белешмәләрен 2019 елдан республиканың күп функцияле үзәкләрендә алырга мөмкин.
Пенсия алды яшенә җитү белешмәләре Татарстан халкына 2019 елдан республиканың күп функцияле үзәкләрендә (КФҮ) бирелә. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.
Идарәчеләр конкурсының финалы 13-17 мартта Сочида үтәчәк.
Татарстан Республикасының дүрт вәкиле 3 февральдә Идел буе федераль округында үткән бәйге ярымфиналы кысаларындагы бәяләү чаралары нәтиҗәләре буенча «Россия лидерлары» идарәчеләр бәйгесе финалына узды. Бу хакта «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасы редакциясендә 2019 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу нәтиҗәләре буенча бүләкләр уйнату булды. Башка еллардагы кебек, бу акция газетага альтернатив рәвештә язылучылар арасында оештырылды.
“Сәламәтлек” республика олимпиадасында катнашып, безнең район икенче урынга чыкты.
Авыл җирлеге башлыгы Галәветдинова Румия Тәлгать кызы 2018 ел нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре турында сөйләде.