"Ленинград блокадасы"

2019 елның 1 феврале, җомга

2019 елның 1 нче февралендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында  Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгына багышланган чара үткəрелде.
Акциядə катнашучылар, блокаданың фажигале көннəрен искə алып, Ленинградны саклап калучыларны бер минут тынлык белəн искə алдылар. Соңыннан социаль хезмəт алучылар "Ленинград блокадасы" дип аталган документаль фильм карадылар, əлеге фильм Нева буенда урнашкан шəһəр тарихының фажигале битлəре турында, ачлык һəм дəһшəтле көннəрнең бер үк вакытта миллионлаган кешелəрнең каһарманлыгы, үз-үзлəрен корбан итүе белəн үрелеп баруы турында иде.
Əлеге чара берəүне дə битараф калдырмады, чөнки бу сугышның кара канатлары һəр гаилəгə диярлек кагылып үткəн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International