ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Быел үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында узган коллектив җыелышында 2018 елга йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Илназ Мәхмүтов кече яшьтән төрле йорт кирәк-яраклары ясарга яраткан. Инде менә үзе, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең технология укытучысы, “Регата” балалар техник иҗат станциясенең өстәмә белем бирү педагогы буларак, егерме елдан артык авыл балаларын осталык серләренә өйрәтә.

Шәһәр һәм кайбер авыл мәктәпләрендә февраль аеның беренче шимбәсендә традицион очрашу кичәләре узды.

Ямбакты авылы Мәдәният йортында “Әбием сандыгында ниләр бар?” исемле кичә узды.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркемен җитәкли.
120 миллион квадрат метр торак сафка бастыру өчен Россия төбәкләренә берничә илкүләм проектның ресурсларын берләштерергә һәм 3 ел вакыт кирәк. Бүген Россия Дәүләт Советы Президиумының Казанда оештырылган утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Тиздән, 13 февральдә, тугызынчы классны тәмамлаучы һәр укучы илдә беренче тапкыр кертелгән рус теле буенча телдән имтихан бирергә тиеш. Бу имтихан нинди тәртиптә уза, аның бурычлары һәм юнәлешләре турында хәбәрчебезгә мәгариф бүлегенең укыту-методика эше буенча җитәкче урынбасары Людмила Рыбакова сөйләде.

Өч көн буе “Олимп” спорт залында барган футбол марафонын тәмамлаган хәлиткеч уенда безнең команданың Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм авыл районнары арасында беренче тапкыр җиңеп чыгу өчен бөтен мөмкинлекләре бар иде.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Җирлек башлыгы Миңгалиев Рамил Рәис улы 2018 ел нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре турында сөйләде һәм катнашучыларны агымдагы елга планнар һәм бурычлар белән таныштырды. Җыелышта шулай ук Спас муниципаль районында УПФР, Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге, Спас муниципаль районы прокуратурасы, Башкарма комитетның мәгариф бүлеге, Спас ҮРХ вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.

Җыелышка Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев йомгак ясады.

Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы (Татарстан) Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге грипп эпидемиясе башлануы турында хәбәр итә.
Гадәттә, ул елның шушы вакытында күзәтелә дә инде. Грипп һәм кискен йогышлы авыру (ОРВИ) очракларының артуы февраль азагында – март башларында күзәтеләчәк.

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International