Ләйсән белән Анна – призерлар

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең тугызынчы класс укучысы Ләйсән Әхмәтвәлиева белән сигезенче класстан Анна Беляева технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призлы урыннарны алдылар.

Шунысын әйтергә кирәк, Анна сигезенчедә укыса да, тугызынчы класслар өчен оештырылган олимпиадада катнашты. Ул узган ел да әлеге фән буенча республика олимпиадасында призерлар исемлегенә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International