Безнең команда – көмеш призер!

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Өч көн буе “Олимп” спорт залында барган футбол марафонын тәмамлаган хәлиткеч уенда безнең команданың Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм авыл районнары арасында беренче тапкыр җиңеп чыгу өчен бөтен мөмкинлекләре бар иде.

Тик җиңүчене пенальти сериясе ачыклады. Бу бәйгедә Биектау футболчыларына уңыш елмайса да, безнең егетләр команда тарихында беренче тапкыр турнирның көмеш призеры исемен алдылар.

Олег Пахомов

Ярышларда барган киеренке уеннар команда футболчыларына гына түгел, аларга көч биреп торган җанатарлары өчен дә истә калырлык булды. “Сәламәтлек” республика авыл спартакиадасы, Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм авыл районнары арасында кубокка ярышлар бездә еш уздырылса да, мондый тамашалы уеннарның моңа кадәр булганы юк иде әле. Һәр ярыш үзенә күрә истә калырлык була, тик бу юлы футбол кырында барган бәрелешләргә барысының да исе китте.

Алдан көтелгәнчә, турнирда катнашучы егерме команда төркемнәргә бүленеп, алдагы уеннарда иң яхшы сигез команданы билгеләделәр. Аннары бу командалар арасында  - зур кубок, 9нчы урыннан 16нчы урынга кадәр алган командалар арасында – кече кубок уйнатылды. Уеннар барысына да билгеле булган нәтиҗә белән тәмамланыр дип көттеләр: иң көчле командалар көндәшләрен җиңеп чыкканнан соң, хәлиткеч уеннарда иң яхшы команда билгеләнергә тиеш иде. Тик уеннар бөтенләй көтелмәгән нәтиҗә бирде. Турнирның югары дәрәҗәдә уздырылуы, һәр команданың бәйгегә ныклы хәзерлек белән килүе аркасында, командалар арасында узган һәр матч зур киеренкелек белән барды. Алты матчны тигез исәп белән тәмамлаган командалар арасында җиңүчеләрне бары тик пенальти сериясе генә ачыклый алды. Нәтиҗәдә шактый турнирларда җиңүче булган Байлар Сабасы командасы хәтта иң көчле сигез команда арасына да керә алмыйча, тугызынчы урынга гына чыкты. Ә аларның төп көндәше – Мамадышның “Олимп” командасы чирек финалда ук Биектау командасыннан 1:2 исәбе белән җиңелде.

Башка еллардагы кебек, егетләребез үзләреннән күпкә калышучы Теләче командасы белән беренче уенны тигез исәп белән тәмамладылар. Ике тупны да көндәшләре капкасына Никита Никифоров кертте. Икенче уенда инде алар көч җыеп, Кама Тамагы футболчыларын - 6:2 исәбе (Эдуард Малыгин - өч, Никита Никифоров – ике һәм Сергей Герасимов бер туп кертте), Урыссу командасын 7:3 исәбе (Эдуард Малыгин - өч, Никита Никифоров – ике, Кирилл Королев белән Евгений Земсков берәр туп кертте) белән тар-мар иттеләр һәм беренче урын белән чирек финалга чыктылар.

Аннары инде чын тамаша башланып китте. Чирек финалда киеренке көрәштә Менделеевскидан килгән көндәшләре белән уенны 1:1 тигез исәбе (тупны Никита Никифоров кертте) белән тәмамлаганнан соң, пенальти сериясендә бик озак җиңүчене ачыклый алмадылар. Ике команда да барлык тупларны кертеп барганга, бәйгенең күпме дәвам итәсен әйтүе дә кыен булды. Тик шушы мәлне команда тренеры Владимир Постников барлык матчларда да оста уйнаучы Әсхәт Гафуровны Инэль Гыйбадуллин белән алыштырды һәм ул пенальти сериясенең чын батырына әверелде. Башта ул үзе туп кертеп, аннары көндәше җибәргән тупны безнең капкага кертмичә калды һәм команданы ярымфиналга чыгарды.

Финалга чыгу өчен барган уеннарда да могҗизалар дәвам итте. Уен бик киеренке барса да, 0:0 тигез исәбе белән тәмамланды һәм җиңүчене яңадан пенальти сериясе ачыкларга тиеш булды. Инэль башта көндәшләре җибәргән тупны кире җибәргәнгә күрә, тагын бер туп кертеп, матчны җиңү белән тәмамлау өчен менә дигән мөмкинлек барлыкка килде. Тик егетләр бу тупны гына түгел, аннан соңгы тагын бер тупны да кертә алмадылар һәм финалга чыгу мөмкинлеген югалттылар диярлек. Тик бу юлы да командага уңыш елмайды, чөнки көндәшләренең ике тубы да штангага тиде, ә безнең футболчы аларның капкасына туп кертеп, команданы финалга чыгарды.

Турнир кубогы өчен барган хәлиткеч көрәш исә көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Безнең команда өчен бик уңышлы барган уен 0:0 тигез исәбе белән тәмамланды һәм җиңүчене тагын пенальти билгеләргә тиеш булды. Тик бу юлы өч көн туктаусыз барган уеннарда нык арыган егетләребезнең көндәшләре кулыннан җиңүне тартып алырга көчләре җитмәде. Нәтиҗәдә пенальти сериясен уңышлы кертүче Биектау командасы турнирның зур кубогына ия булды. 

Шулай да, Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм авыл районнары кубогына ярышларда безнең команда беренче тапкыр алган көмеш медальне дә зур уңыш дияргә була. Моңа кадәр алар “Сәламәтлек” республика авыл олимпиадасы призерлары арасына керсәләр дә, Татарстан Кубогы призерлары исемен алганнары юк иде. Турнирда кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары футболчылары гына көч сынашса да, командалар составында республиканың иң яхшы командаларыннан уенчылар кертелгән. Мәсәлән, хәзерге вакытта Казан энергетика университетында белем алучы Никита Никифоров Казанның күптән түгел Татарстан Кубогын алучы “Ирбис” командасы составында уйный. Мамадыш өчен чыгыш ясаучы тагын ике егет тә шушы команда составына керә.

Турнирда Татарстанның иң яхшы командалары составында чыгыш ясаучы башка уенчылар да җитәрлек иде.
Барлык футболчыларыбыз – шундый мәртәбәле ярышларда беренче тапкыр чыгыш ясаучы капкачы Әсхәт Гафуров, барлык уеннарда диярлек катнашучы сакчы Евгений Земсков, Дмитрий Кузнецов, Иван Герасимов, яшь һөҗүмчеләр Кирилл Королев һәм Олег Ильясов, Герман Харламов, команда лидерлары Эдуард Малыгин белән Никита Никифоров – алар барысы да бары тик мактауга гына лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International