Шәһәр һәм кайбер авыл мәктәпләрендә февраль аеның беренче шимбәсендә традицион очрашу кичәләре узды.
Бу күркәм традиция инде озак еллар буе дәвам итә. Быел да мәктәпне төрле елларда тәмамлаган кичәге укучылар туган мәктәпләрендә кунакта булдылар. Билгеле инде, юбилей чыгарылышлары – мәктәпне 2014, 2009, 2004, 1999, 1994, 1989 һәм башка елларда тәмамлаучылар бәйрәмнең игътибар үзәгендә булдылар.
Кичә программасына җыр-биюләр, конкурслар керде. Башка еллардагы кебек, чараны оештыручылар клип һәм презентацияләр әзерләгән иде, ә мәктәп диварларын төрле елда төшерелгән фоторәсемнәр бизәде. Тантаналы өлештән соң һәр кунакка мәктәп коридорлары аша тагын бер кат узып, кайчандыр үзләре укыган классларга кереп карарга, укытучылар белән аралашырга мөмкинлек бирелде.