Безнең мәргәннәр – җиңүчеләр исемлегендә

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

“Витязь” яшьләр-яшүсмерләр клубының пулялар белән ату секциясе тренеры Александр Татиевский шәкертләре Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов истәлегенә уздырылган кече калибрлы коралдан ату буенча традицион ярышларда катнаштылар.

Татарстан ДОСААФында үткән бәйгедә 40 команда катнашты, һәр команда составына 14 яшьтән 17 яшькәчә өч атучы керде. Безнең мәргәннәр Денис Пеньков, Алина Калинкина, Юлия Пелагеина әйбәт нәтиҗә күрсәтеп, гомуми команда зачетында алтынчы урынга чыктылар. Шәхси зачетта исә Денис бик әйбәт чыгыш ясап, мөмкин булган 100 очкодан 92 очко җыйды һәм икенче урынга чыкты. Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Безнең пулялар белән ату секциясендә кече калибрлы корал булмаганга күрә, егет-кызларга ярышларга пневматик коралдан атып әзерләнергә туры килде. Шуңа күрә аларның башкалар алдында югалып калмавы аеруча мактауга лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International