Кимда модульле ФАП ачылды

2019 елның 22 феврале, җомга

Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан Кимда яңа төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктын тантаналы шартларда файдалануга тапшырдылар.

Бу районда республика программасы кысаларында һәм Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә төзелгән тугызынчы медицина учреждениесе. Яңа ФАП ачылуга багышланган тантанага авыл кешеләре, якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр җыелды. Мактаулы кунаклар арасында район башлыгы Камил Нугаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, район хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов һәм башкалар бар иде.
– Авыл өчен бу зур вакыйга, – диде район башлыгы Камил Нугаев, – Мондый программа булдырганнары, кешеләр сәламәтлеге турында кайгыртканнары өчен республика җитәкчеләренә зур рәхмәт. Авырмыйча, исәнлеккә туенып яшәргә язсын сезгә!
– Авылда яшәүчеләр арасында олы яшьтәгеләр, ветераннар күп, – дип ассызыклады авыл җирлеге башлыгы Равель Гыйсмәтов. – Инде менә бездә дә хәзер заманча фельдшер-акушерлык пункты бар, моңа барыбыз да шатландык. Авылда мондый учреждение бик кирәк, медицина пунктына бары тик авыруларны кисәтү максатында гына мөрәҗәгать итәргә туры килсен, барыгызга да нык исәнлек телим...
Фельдшер-акушерлык пунктын “Азнакайдагы Нефтемаш заводы” җәмгыяте төзи башлаган, ә инде тышкы инженерлык челтәрләрен тоташтыру эшләрен “РегионСтрой” җәмгыяте коллективы башкарып чыккан. Яңа бинаның мәйданы 62 квадрат метр тәшкил итә, биредә авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, медицина хезмәткәрләренең эшен җиңеләйтү өчен тиешле шартларның барысы да булдырылган. Медицина пунктын ярты елда төзеп бетергәннәр.
Ал тасманы кисү хокукы район хастаханәсенең баш табибына һәм җирлек башлыгына бирелде. Тантанада шулай ук җирле мәктәп укучылары да катнашты. Аннары барысы бергәләшеп яңа бина белән танышып чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International