Шәһәр халкына – авыл хуҗалыгы продукцияләре!

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе
15 сентябрьдә районыбыз авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләренең продукцияләре белән Казанда уздырылачак чираттагы ярминкәләргә юл алачак. Шәһәр халкына һәм кунакларына – кыйммәт булмаган, экологик чиста, районыбызда җитештерелгән продуктлар алырга мөмкинлек туачак. Районыбыз җитештерүчеләре Дербышки базарындагы ярминкәдә катнаша. График буенча продукцияләрне һәр ике атна саен 22 нче декабрьгә кадәр сату мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International